даниф шарафутдинов биография что с ним случилось
Ләйлә Дәүләтова: «Җырчы Дәниф Шәрәфетдинов авыр хәлдә»
Шагыйрә Ләйлә Дәүләтова инстаграмга Дәниф Шәрәфетдиновның видеосын куеп, җырчыга ярдәм кирәк булуы турында язган.
«Инстадусларым. Талантлы җырчы Дәниф Шәрәфетдинов бик авыр хәлдә. Яшәү өчен аңа кыйммәтле уколлар белән дәваланырга кирәк. барыбыз да бергәләп ярдәм итик әле.
Ә башкалар, диеп акланмагыз,
Һәркем җирдә үзе җаваплы.
Кешеләргә күрсәтим дип түгел,
Үзең өчен эшлә савапны.
Бер савап мең бәладан коткарыр ди. Башкаларга ярдәм итүчегә Аллаһ тәгалә үзем ярдәм итәрмен дигән», — ди Ләйлә.
«Гел кызыксынам бу егет язмышы турында. Бик ошатабыз инде тавышын. Исән-сау терелеп, безне тагын жырлары белән шатландырсын», «Шул хәтле матур жырлый иде. Андый матур тавыш! Гел кат-кат тынлыйм, күзләр тигәндер», «Дәниф — якташым. бер концертын калдырмый идем. татар халкының шәп җырчысы», — дип яза инстачылар.
Дәниф Шәрәфетдинов легендар җырчы Хәния Фәрхи белән парлап җырлый иде. Соңгы вакытта, сәламәтлеге какшау сәбәпле, зур сәхнәләрдә чыгыш ясамый.
Җырчыга матди ярдәм күрсәтергә теләүчеләр өчен:
ШАРАФЕТДИНОВ ДАНИФ ДАНИЛОВИЧ
Счет номеры: 40817810662031714365
Банк: ОТДЕЛЕНИЕ «БАНК ТАТАРСТАН» N8610 ПАО СБЕРБАНК
Дәниф Шәрәфетдинов: «Үткәннәрне сагына торган гадәтем юк»
Дәнифнең моңлы тавышына битараф булмаганнар күп. Заманында бит аңа меңләгән гүзәл зат гашыйк иде! Кызганычка каршы, авыру аның карьерасында озак пауза ясый. Җырчының хәзер хәлләре ничек соң? Бүген ул кайда һәм нәрсә белән шөгыльләнә?
— Ансамбльгә эшләргә чакырсалар, кайтыр идегезме?
— Юк. Алар графигы белән яши алмам төсле. Ерак шәһәрләргә дә бара алмыйм. Без эшләгән дәвердәге музыкантлар белән, Татарстан буйлап кына йөрибез дисәләр, ризалашыр идем.
— Сезнең сәламәтлеккә зыян килү хатыныгызга да аз авырлыклар тудырмагандыр.
— Әйе, әмма ул гел янымда булды. Бергә гомер итүебезгә быел 20 ел була. Әлбәттә, савыт-саба ватылмый тормый. Тормыш булгач, төрле чаклар була. Гадәттә, хатын-кыз горур була, бик гафу үтенеп бармый. Үзем гаепле булсам да, хатын гаепле булса да, мин башымны ия белдем. Кулга-кул тотынып, күзгә-күз карап сөйләшкәннән соң, болытлар шундук тарала.
— Нинди планнар белән янып яшисез?
— Кызымны укырга кертергә иде. Улым белемен Мәскәүдә камилләштермәкче, аңа да ярдәм итәргә кирәк. Үзем программа әзерләп, зур концерт кую хакында хыялланам. Әкеренләп, җайлап максатларга ирешергә иде. Кешедән үземне җәлләтеп утырасым килми. Ходай биргән сәламәтлегеннән генә аермасын, калганы булыр, дим.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
Дәниф Шәрәфетдинов: «Халык бердәм икән, Аллаһка шөкер»
1996-2001 елларда «Бәйрәм» ансамблендә эшләгән, йөрәкләргә үтеп керә торган моңлы тавышлы егетне күпләр хәтерли, белә. Шунда ук Дәниф Шәрәфетдинов башкаруындагы «Тәрәзәңә пәрдә корма әле», «Эзлим сине» кебек җырлары да искә төшә. Бүген җырчы авыр хәлдә калган, ул ярдәмгә мохтаҗ.
«Авырсам да, ничек тә яшәргә җай табарга тырыштым»
«2006 елда миңа «Бехтеров авыруы» (умырткаара буыннарның ялкынсынуы, ул хәрәкәт чикләнүгә китерә) дигән диагноз куелды, — дип сөйли башлады Дәниф. — 2015 елларда бу авыру үзен бигрәк тә нык сиздерә башлады. Бу чирем авариягә эләгүем белән бәйле түгел. Ул кичерелгән стресс нәтиҗәсендә дә барлыкка килергә мөмкин икән. Авыруым көчәйгәч, икенче төркем инвалидлык биреп, пенсиягә чыгардылар. Башта бер елга бирделәр, аннары инде озайттылар. Хәзер бу чирнең соңгы стадиясе миндә.
Авырый башлагач та, препаратлар алып эшләп йөрдем, концертлар куйдык. ИП бар иде минем. Ир кеше булгач, ничек тә гаиләмне карарга, тормышны алып барырга кирәк бит. Авыр иде инде. Беркемгә дә, бернәрсә дә җиңел генә бирелми. Аннан соң бер ягым бөтенләй эшләми башлады, өч ай аякка баса алмый йөрдем. Рәхмәт Казан табибларына, алар аякка бастырды мине».
Дарулар эчеп хәле яхшыргач, ул әле концертларда эшләп йөргән. Башта даруларны үз акчасына алган. Машинасын сатарга туры килгән. Беркемнән ярдәм сорамаган, ничектер җаен табарга тырышкан. Соңыннан җырчыга тиешле даруларны дәүләт программасы нигезендә кайтарта башлаганнар. Тик ни өчендер аны да ел башыннан туктатканнар. Шуннан соң Дәниф Шәрәфетдиновның хәлләре тагын да начарайган.
«Ринас Әхмәтов һәм Илсур Нәбиуллин шалтыратып, хәлемне белешеп торалар. Рәхмәт аларга. Сөйләшергә дә җай калмаганны аңлап: «Болай булмый, әйдә интернетка язабыз, акча җыярга кирәк», — дип бу эшне алар башлап җибәрде. Менә шуннан башланды инде барысы да. Аларга да, халыкка да бик зур рәхмәт. Аллаһка шөкер, хәзер тиешле сумма җыелды, ярты елга даруларга заказ бирдем. Кичә беренче препаратны ясаттым да инде. Менә бүген әзрәк хәл дә керә башлады.
Ләйлә Дәүләтова һәрвакыт шалтыратып, хәлемне белешеп тора, рәхмәт аңа. Якташым Лилия Муллагалиева, Эльмира Сөйләманова да хәбәрне тараттылар. Үземнең интернетка бик кергәнем юк әле. Барысы да ярдәм итте, бер-берсенә әйтеп, халыкка җиткерделәр.
Мин кыенсынам андый нәрсәләрдән. Ярдәм сорап йөргәнем булмады. Аннары, миңа тиешле дарулар моңарчы кайта иде. Быел гыйнвар аенда нигәдер туктатылды. Шалтыратып та, хатлар да язып карадым. Бернинди җавап булмады. Анда ниндидер законнар үзгәргән дип кенә хәбәр иттеләр. Беркем бернәрсә аңлатып тормады», — ди ул еш рәхмәт укый-укый.
«Хәзер сөйләшерлек булса да хәл керде»
Дәниф абый үзе өчен түгел, ә нәкъ менә шундый ук авыр хәлдә калган кешеләр өчен күбрәк борчылды.
«Ярар инде минем әзме-күпме исемем бар, халыкка, тамашачыга рәхмәт. Ярдәмсез калдырмадылар. Ә менә гади кеше нишләргә тиеш мондый очракта? Минем менә шуның өчен җаным әрни. Кая барсын, нишләсен ул? Узган ел да шулай булып алды. Анда мине запасларым коткарды. Җиңеп чыктым ул чакта. Беренче дарудан соң сөйләшергә, әзрәк йөрергә хәл керде. Хәзер аякка басарга иде», — дип өметләнә җырчы.
Дәниф Шәрәфетдиновка ярдәм итәргә дип Татарстанлылар гына түгел, гомумән, бөтен Россия халкы кушылган. «Минем белән хәзер илебезнең төрле почмакларыннан элемтәгә чыгалар. „Ярдәмебез әз генә булды инде“, — дип кыенсынып язалар. Анысына да Аллаһының рәхмәте яусын! Ил төкерсә, күл була диләр бит. Бу күл генә булмады инде, океан җыелырга да мөмкин икән бит. Бердәм икән халык, Аллаһка шөкер», — дип сөенде ул.
Дәниф абый әнисенә үзенең авыр хәлдә калуын белгертмәгән башта. «Әнигә әйтмичә генә йөргән идем. 3-4 көн элек кенә телефоннан шалтыратып, хәлемне сөйләп аңлаттым. «Мин сизгән идем, тавышыңа чыккан иде инде», — ди. Хәзер менә әни сөенә инде, догалар укый.
Башта даруларсыз йөрү авырлашты, шуңа күпчелек ятып кына торасың. Сөйләшергә хәл калмый. Мин пышылдап кына сөйләшә ала идем. Йокы юк инде, бөтен җир авырта. Кан басымы да һәрвакыт югары булып тора, төшкән чагы бик сирәк. Шушы чир аркасында бер күземне югалттым. Берсе бары 30%ка гына күрә. Чирнең аның берсенең дә рәхәте юк…» — дип озак итеп авыруы турында сөйләп тормады ул.
Дәниф Шәрәфетдинов соңгы елларда аранжировкалар эшләү белән шөгыльләнгән. «Күп кенә җырчыларга, балалар бакчаларына аранжировкалар ясый идем. Анда бит компьютерда эшлисе. Күз күремем өчен курыктым. Тавыш өчен борчылганым булмады минем. Булмаган тавыш бетми ул дигән сүзләр бар бит (көлә). Ходай биргән тавыш булса, аны шөгыльләнеп торгызырга, уятырга була. Теләк кенә кирәк. Укытучыларым әйбәт иде. Шушы уколлар белән хәлләрне уңай якка үзгәртеп, тавышны да „аякка бастырырга“ иде дип уйлап торам», — ди ул.
«Дәниф абый бервакытта да зарланмады»
Дәниф Шәрәфетдиновның ярдәмгә мохтаҗ булуын күреп, җырчы Ринас Әхмәтов интернетка язарга тәкъдим иткән.
«Мин Дәниф абыйны күптәннән беләм. Хәния апада эшләгәндә үк таныштык без аның белән. Ул минем җырлый башлаган вакытларым иде. Шунда аңа мөрәҗәгать иттем. Ул мине дөрес җырларга өйрәтте. Минем укытучым да ул. Аннары еллар барган саен, һәр көн булмаса да, аралашып тордык, концертларга бергә йөрдек, араларыбыз өзелмәде. Дәниф абый бик яхшы кеше, тырыш, ярдәмчел. Дусны дус итә, әти-әнигә хөрмәт белән карый белә ул.
Хәлләре начарая башлады, көнаралаш сөйләшә идек. Соңгы сөйләшүдә хәле юк икәнен тоям. Еш аралашкач, беләм бит тавышыннан ук ярдәм кирәген. Хәле ничек кенә авыр булмасын, ул беркайчан зарланмады. Аның бервакытта да кешедән ярдәм, акча сораганы булмады. Үзенең авыруы булса да, бу хакта артык сөйләмәде, булдыра алганча түзде.
Шунда инде интернетка язып ярдәм сорыйк дип тәкъдим иттем. «Белмим, дөрес булырмы икән», — дип уйланды ул башта. Бер уртак фикергә килеп, Дәниф абыйның хәле турында интернетта хәбәр салдык. Аллаһка шөкер, хәзер дару алып, дәваланырлык сумма җыелды», — ди автор-башкаручы, тамада Ринас Әхмәтов.
Ярдәм итәргә теләгән кешеләр өчен мәгълүмат:
ШАРАФЕТДИНОВ ДАНИФ ДАНИЛОВИЧ
Счет номеры: 40817810662031714365
Банк: ОТДЕЛЕНИЕ «БАНК ТАТАРСТАН» N8610 ПАО СБЕРБАНК
Корр. счёт: 30101810600000000603
Сбербанк картасы номеры: 2202200600704942
Карта шушы телефон номерына беркетелгән: 8-937-042-37-83
Минздрав Татарстана игнорирует вопросы о лекарствах. Блогеры собрали татарскому исполнителю Данифу Шарафутдинову необходимую сумму
Препарат «Энбрел» производства Германии положен инвалиду II группы по решению Министерства здравоохранения России.
Исполнитель татарских песен Даниф Шарафутдинов за три месяца 2021 года ни разу не получил жизненно необходимый препарат «Энбрел». Его состояние значительно ухудшилось.
В интервью Радио Азатлык артист сказал, что он не получил объяснений из Минздрава Татарстана и был вынужден обратиться к своей аудитории за помощью.
— Последний разговор был с секретарем замминистра здравоохранения Фариды Яркаевой, где она мне сказала, что «Яркаева подойти к телефону не может, а информации о лекарствах у нее нет». В отделении по обеспечению лекарствами также не смогли сказать, когда будет лекарство.
С 2021 года в России изменился порядок регистрации импортных лекарств, что затягивает период доставки. Для больных, которым импортные лекарства жизненно необходимо, это может стоить жизни.
Даниф Шарафутдинов был диагностирован болезнью Бехтерова (системное хроническое заболевание позвоночника) в 2006 году, спустя три года он получил инвалидность II группы. Лекарство по федеральной программе он начал получать только с января 2020 года. До этого ему помогали различные благотворительные фонды. Для поддержания здоровья ему нужно четыре укола в месяц за 60 тысяч рублей. После обращения о помощи Шарафутдинову собрали 200 тысяч рублей за один день.
— Лекарство уже заказано в Москве, ожидаем каждым днем, добавил Шарафутдинов.
В Казани вторую неделю продолжается бессрочный пикет семей, в которых дети страдают редким и тяжелым заболеванием — спинальной мышечной атрофией (СМА).
Спинальная мышечная атрофия поражает центральную нервную систему и приводит к полной атрофии всех мышц. Недавно ее научились лечить. Стоимость одной инъекции составляет несколько миллионов рублей. Инъекций необходимо несколько в год. Обеспечивать лечением обязано государство, но оно этого не делает.
«Idel.Реалии» вместе с участниками пикета ведут его дневник.
В декабре 2020 года правительство России временно запретило госзакупки импортных медицинских масок. Правительство сократило бюджет на закупку лекарств для редких заболеваний.
❌Если ваш провайдер заблокировал наш сайт, скачайте приложение RFE/RL на свой телефон или планшет (Android здесь, iOS здесь) и, выбрав в нём русский язык, выберите Idel.Реалии. Тогда мы всегда будем доступны!
❗️А еще подписывайтесь на наш канал в Telegram.
ДАНИФ ШАРАФУТДИНОВ О ХАНИЕ ФАРХИ: АРТИСТЫ ДОЛЖНЫ СПРАВЛЯТЬСЯ О ЖИЗНИ ДРУГ ДРУГА
Данис Шарафутдинов вспоминает, что с Ханией Фархи работать было легко, потому что в коллективе четко разделялись обязанности каждого.
Она всегда стояла во главе всех начинаний. Если какая-то песня у нее не получалась, отдавала мне, и тогда песню пробовал петь я. Некоторые песни сразу отдавала мне, заботилась о том, чтобы я пел хорошие песни, и для меня это ее качество было особенно трогательным.
А годы совместной работы между творческими людьми случались и разногласия, однако, как отмечает певец, они были мимолетными, лишь незначительными трениями.
Все же в 2001 году пути двух артистов разошлись. Даниф ушел из коллектива.
Певец признается, что весть о кончины коллеги он воспринял тяжело. После того, как узнал о смерти Хании Фархи, он долгое время не находил себе места.
Он подчеркивает, что Хания Фархи, будучи хрупкой женщиной, могла брать на себя решение проблем, которые порой сложно решать мужчинам.
Когда я без настроения, бываю угрюмым. Хания-апа умела громко и искренне смеяться. И это поднимало мне настроение. Я любил, как она громко смеялась, от души.
Я сам иногда с концерта возвращаюсь, словно осиротевший. Опустошенный как выжатый лимон. Если в подобные моменты рядом с артистом никого не окажется, то он чувствует себя как сирота. Невероятный подъем энергии, вдохновение, полученные от общения со зрителем на сцене, после концерта иссякают, и артист чувствует упадок сил и настроения. Бывают моменты, когда все кажется пустым и безрадостным.
Артист выразил свое мнение также о сплетнях, которые, естественно, возникают вокруг личности любого популярного исполнителя.
«Сплетни, на самом деле, артисту тоже нужны. Но истинный почитатель творчества артиста распространять сплетни не будет. Благодаря журналистам, зритель узнает достоверную информацию о нас, знает, как у нас идут дела.
Я хотел бы сказать о другом. Надо, чтобы среди артистов была привычка справляться о делах и здоровье друг друга. Я тоже помог многим. Регулярно звоню артистам старшего поколения, справляюсь об их здоровье. Многих пришлось проводить в последний путь. Часто думал: «Почему же вы не позвонили мне полгода назад?».
Хания-апа пережила инсульт, а я даже не узнал об этом. Сказал: «Почему не позвонили, хотя бы неделю, десять дней полечились бы в больнице». В последний раз в больнице она побыла до нового года. Перед этим я с ней поговорил довольно жестко. Когда выписалась, связалась со мной, поблагодарила, сказала, что после этого разговора еще раз полечилась. Иногда человек нужно совсем немного, чтобы воспарять духом.
Звезда татарской эстрады Хания Фархи скончалась от сердечного приступа 27 июля в родном Башкортостане, где она отдыхала у матери. В мае 2017 ей исполнилось 57 лет. Прощание с усопшей проходило в Казани, в здании театра им. Г. Камала. Театр не смог уместить всех желающих участвовать в панихиде. Дочь Хании Фархи Алия поблагодарила всех, кто пришел проводить маму в последний путь.
Автор материала: Илюза Гайнутдинова, Алмаз Шигабутдинов (www.intertat.ru, перевод)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Наш Черемшан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа